Рамил Чурагул
ӘТКӘМ ЧИШМӘСЕ
Чишмәләр күп Бишбүләктә
Җыр моңлы туган якта
Ә шулай дә, әткәм ачкан
Чишмәгә җаным тарта!
Кушымта:
Җырлап ага, моңланыплар
Туган якта чишмәләр
Изге җанлы әткәйләрне
Безгә хәтерләтәләр
Нур бөркелә һәм изгелек
Әнкәй ачкан чишмәдән.
Йөрәгенең нур-балкышын
Әткәй чишмәгә биргән.
Әткәй йөзе карап тора
Суның һәр тамчысынан
Әткәй гом(е)ре чишмәләрнең
Гом(е)рендә итә дәвам!
2. Йорт искерә, корый бакча,
Кипми җырчы чишмәләр
Чөнки һәм бер тамчысына
Күң(е)лен салган әткәйләр.
Речетатив :
Олы ташларын бер читкә
Ярга алыплар куйган.
Таш һәм агачларны юнып
Матур улаклар уйган
Ярны чүп-чардан тазартып
Читләргә алып өйгән.
Әткәй җырчы ак чишмәгә
Һәм безгә гомер биргән!
3. Әйдә кайтыйк, Бмшбүләккә
Чишмәле изге якка
Әткәбез җырын җырлайлар
Чишмәләр туган якта!
Рамил Чургул
КУНАККУЛ АВЫЛЫ ҖЫРЫ
1. Кунак сөя Кунаккул
Син дә кайтып кунак бул.
Җир-җиһанда берәү бит ул
Гүзәл авыл – Кунаккул!
Кушымта:
Башкортостан, Бишбүләкнең
Хәттә җир һәм җиһанның
Нуры да ул
Җыры да ул
Авылым, авылкаем:
Җыр-моң, дуслык һәм туганлык
Кад(е)рен белгән шәп авыл
Изге, көмеш, ак чишмәләр
Җырлап аккан Кунаккул!
2. Җырчы изге чишмәләрнең
Җаннарга моңы сеңгән
Гармунчы, җырчы, биюче
Дигән дан бездә күптән
.
3. Кунакчыл авыл Кунаккул
Табыннары мул, юмарт.
Җыр-моңга сусаса җаның,
Кунак булып безгә кайт
Кушымта:
Башкортостан, Бишбүләкнең
Хәттә җир һәм җиһанның
Нуры да ул
Җыры да ул
Авылым, авылкаем:
Җан дусларны, туганнарны
Көтә моңда мул табын
Донъя ямьләп мәңге яшә
Кунак сөйгән Кунаккул!